ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

26 май көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең яңа сезоны ачылачак. Яшел Фитнес - шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә атна саен бушлай спорт чараларын үткәрү ярдәмендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль-спорт хәрәкәте.  

21 май көнне 18.00 сәг.  клубында эшмәкәрләр өчен ярышлар узачак. Катнашучыларны теркәү: 8-937-298-00-99 телефоны буенча. Һәрбер катнашучы 3 призлы уен өчен көрәшәчәк һәм картинг буенча чемпион исеменә лаек булачак.

26 май көнне Әлмәттә «Алга Түбәтәй» тематик велопарады узачак. Әлмәтлеләргә үзләренә милли кием, сүрәт сайларга, велосипедны бизәргә һәм шәһәр буйлап барырга тәкъдим ителә. Иң кызыклы костюмы һәм иң гадәти булмаган велосипеды булган кешеләр арасында гироскутер, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.

21 майда шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез явымсыз һәм җиләс. Минималь температура төнлә  +6..+11˚. Максималь температура көндез +16..+20˚.

«Хокук тәртибе саклаучылар белән зарядка" Россия полициясенең 300 еллыгына багышланды. Әлмәт медицина колледжы ёщм Эчке эшлщр бълеге ветераннары белщн берлектщ уздырылган чара бик кызыклы узды.


19
май, 2018 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүгнеге көнгә социаль өлкә һәм ТКХ объектларын төзү һәм капиталь ремонтлару буенча 23 республика программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. 

Дәүләт автоинспекциясе мотоцикл хуҗаларын юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында кисәтә. Мотоциклистлар шлем кулланырга онытмаска тиеш. Куркынычсызлык чараларын кулланмаганда, кеше гомере өзелергә мөмкин.

Иртәгә, 20 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яшен, боз яварга мөмкин.

Әлмәт кенә түгел, барлык Татарстан әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләр белән горурлана ала. Алар - һәрдаим  югары һәм континенталь хоккей лигалары чемпионатлары җиңүчеләре.


18
май, 2018 ел
җомга

Бүген Әлмәттә тарихи вакыйга булып узды:  Гагарин Кубогын «Ак Барс» командасы уенчысы Артем Лукоянов алып килде, ул үзенең спорт эшчәнлеген  2007 елда  «Нефтяник» ХК башлаган. Зур чара шәһәр паркында узды. Анда Гагарин Кубогы урнаштырылды һәм Андрей Лукоянов җанатарлары белән берлектә чара оештырылды. Анда район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International