Иртәгә, 19 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр, боз. Көндез һәм кичтән 26 м/ска кадәр давыл күтәрелү мөмкин. Минималь температура төнлә +12..+16˚, максималь температура көндез +26..+29˚.
19 май көнне 12.00 сәгатьтә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын И.Зарипов проспекты, 25/1 адресу буенча урнашкан Sky City Активити паркының ачылуына чакыралар. Өстәмә мәгълүматны 8(8553)44-00-44 телефоны буенча алырга мөмкин.
26 май көнне Әлмәттә «Алга Түбәтәй» тематик велопарады узачак. Әлмәтлеләргә үзләренә милли кием, сүрәт сайларга, велосипедны бизәргә һәм шәһәр буйлап барырга тәкъдим ителә. Иң кызыклы костюмы һәм иң гадәти булмаган велосипеды булган кешеләр арасында гироскутер, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.
Бүген 18 нче майда Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре «Эшкә велосипедта» дип аталучы ел саен уздырыла торган бөтенрәсәй акциясендә катнаштылар. Әлеге акциянең максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экологияне саклауга игътибарны юнәлтү һәм машина юлларын бушату тора.
17 май көнне XIV "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында канат тарту буенча ярышлар узды. Ярышларда 6 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 10 команда катнашты.
21 май көнне 18.00 сәг. клубында эшмәкәрләр өчен ярышлар узачак. Катнашучыларны теркәү: 8-937-298-00-99 телефоны буенча. Һәрбер катнашучы 3 призлы уен өчен көрәшәчәк һәм картинг буенча чемпион исеменә лаек булачак.
18 май көнне хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән халык өчен "кайнар линия" ачылачак.
"Кайнар линия" телефоны: 8(843) 236-00-71.Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр.
19 майда уза торган гомумшәһәр өмәсен үткәрү өчен аеруча массакүләм объектлар итеп Шевченко - Маяковский - Тукай проспекты, Шевченко-Базовая-Монтажная, Шевченко-Монтажная-Болгар урамнары чикләрендә урнашкан гаражларның территорияләре билгеләнгән. Шушы участокларны җыештыруда район башкарма комитеты, торак-коммуналь һәм транспорт хуҗалыгы предприятиелары хезмәткәрләре катнашачак.
Иртәгә, 18 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез һәм кичтән 23 м/ска кадәр давыл күтәрелү мөмкин. Минималь температура төнлә +7..+12˚, максималь температура көндез +24..+27˚.
26 май көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең яңа сезоны ачылачак. Яшел Фитнес - шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә атна саен бушлай спорт чараларын үткәрү ярдәмендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль-спорт хәрәкәте.