Әлмәт кенә түгел, барлык Татарстан әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләр белән горурлана ала. Алар - һәрдаим югары һәм континенталь хоккей лигалары чемпионатлары җиңүчеләре. Чараны ачып, ТР Хоккей Федерациясе Президенты Наиль Маганов һәм район башлыгы Айрат Хәйруллин юбилейлы дата белән кайнар котлауларын җиткерделәр. Чара барышында бүләклә тантанасы һәм фотосессиясе узды.