ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2018 ел
сишәмбе

 21 майдан алып 26сына кадәр шәһәрдә эшмәкәрлек атнасы узачак. Ул урта һәм кече бизнес потенциалын үстерү максатында тормышка ашырыла.

14 яшьтән олырак велосипедчылар велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап хәрәкәтләнергә тиеш. Бер рәт буйлап юлның уң ягы, юл кырые, тротуар яисә җәяүле юл буйлап хәрәкәт итү рөхсәт ителә. 14 яшьтән кечкенәрәк велосипедчылар тротуарлар,  дворлар эчендәге җәяүле, велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап, шулай ук җәяүле зоналар чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.

19 май көнне Әлмәт паркларының мәдәни мәйданнарында пляж волейболы буенча ярышлар узды. Аларда   Казаннан, Уфадан, Чистайдан, Бөгелмәдән, Җәлилдән һәм Әлмәттән  24 спортчы катнашты.

15-16 майда Әлмәттә  МБУ ДО СДЮСШОР гимнастика залында  В.М.Матвеев истәлегенә спорт гимнастикасы буенча ярышлар узды. Аларда  Әлмәттән 42 гимнастка катнашты.  


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

1 июнь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә 9.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57) "Балалар мәсәләсе" Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыру планлаштырылган.

Иртәгә, 22 май көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә 0..+5˚, максималь температура көндез  +20..+23˚.

Әлмәт яшәү өчен уңайлы шәһәргә әйләнергә тиеш, һәм урамда сату өлкәсендә тәртипне урнаштыру шушы максатка ирешү этапларының берсе булды. Быел яңа схема буенча бөтен шәһәрдә урамда сату оештырылачак. Әлмәтлеләр өчен элек булмаган урыннарда якында гына  сәүдә нокталарын булдыруның башка ысуллары да үстерелә. 

Район активы белән киңәшмә бүген күңелле хәбәрдән башланды. Район ветераннар советы төркеме VIII "Өченче буын" Республика пенсионерлар спартакиадасында беренче урынны яулады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт ветераннар оешмасын чираттагы җиңү белән тәбрикләде, алга таба уңышлар теләде һәм Район ветераннар советы рәисе Василий Самойловка урынлы бүләкләр: диплом һәм спартакиада кубогы тапшырды. 

21 мая көнне республика Идел буе Болгары исламын рәсми кабул итү көнен бәйрәм итә. "Изге Болгар җыены" бәйрәме Татарстанның Спас районында Идел буе болгарларының 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итү һәм Болгар ханы Алмушның Багдад халифы белән очрашу көне истәлегенә уза.

ВИЧ-инфекциясенең кеше тәртибе белән бәйле булуы турында мәгълүматны хәбәр итү максаты белән Бөтенроссия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе, Әлмәт СПИД-үзәге, медпрофилактика үзәге тарафыннан шәһәрдә һәм районда чаралар һәм шәһәрнең белем алу биналарында, яшүсмерләр клубларында, шәһәр паркында, ФАПларында буклетларны тарату оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International