Әлмәттә масштаблы юлларны ремонтлауга керештеләр

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә бүген күңелле хәбәрдән башланды. Район ветераннар советы төркеме VIII "Өченче буын" Республика пенсионерлар спартакиадасында беренче урынны яулады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт ветераннар оешмасын чираттагы җиңү белән тәбрикләде, алга таба уңышлар теләде һәм Район ветераннар советы рәисе Василий Самойловка урынлы бүләкләр: диплом һәм спартакиада кубогы тапшырды. 

Эшлекле дүшәмбедә урам-юл челтәре норматив хәлгә китерү буенча программаларны тормышка ашыру һәм велоюлларны төзү турында мәгълүмат тыңланды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов агымдагы елда төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан шәһәр һәм район автомобиль юлларын ремонтлауга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлтеләчәге турында хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International