Әлмәттә цивилизацияле формада урамда сатуны оештыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Әлмәт яшәү өчен уңайлы шәһәргә әйләнергә тиеш, һәм урамда сату өлкәсендә тәртипне урнаштыру шушы максатка ирешү этапларының берсе булды. Быел яңа схема буенча бөтен шәһәрдә урамда сату оештырылачак. Әлмәтлеләр өчен элек булмаган урыннарда якында гына  сәүдә нокталарын булдыруның башка ысуллары да үстерелә. 

Әлеге схема буенча бүген эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подоваловның чыгышы тыңланды. Ул эшмәкәрләргә төрле категорияләрдәге 90га якын урын тәкъдим ителгәне турында хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International