ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 май көнне шәһәр велопарады кысаларында Эшмәкәрләр көненә туры китерелгән шәһәр һәм район эшмәкәрләренең велоузышы оештырылачак.

Бүген Әлмәттә республика ветераннар (пенсионерлар) советы пленумы уза. Әлмәткә Казанның, республиканың төрле районнарыннан, хәтта Мәскәүдән дә ветераннар җыелды. Делегатларны әлмәтлеләр бик җылы каршы алды. Шәһәр паркында зур бәйрәм оештырылган дисәң дә була.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

26 май көнне велопарад вакытында шәһәрдә юл хәрәкәтен өлешчә чикләү планлаштырыла. 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буйлап Муса Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр участокта транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

26 май көнне Әлмәттә "Алга, түбәтәй!" массакүләм велопарад узачак. Әгәр синең үзеңнең велосипедың юк икән , син Ленин урамына махсус урнаштырылган  “Go bike» велосипедларыннан файдалана аласың. 30 минутка  10 сум. Башлана  10.00сәг, старт в 12.00.

25 май көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Шевченко урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендәге светофор сүндерелеп торачак.  

Иртәгә, 24 май көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. 

Скутерлар һәм мотоцикллар яшьләрдә аеручв популяр. Ләкин, кызганычка каршы, еш кына транспорт чараларын йөртүчеләрнең бу категориясе кагыйдәләрне бозалар. ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен профилактик чара үткәрделәр һәм билгеле бер яшькә җитү һәм йөртүче таныклыгы булу очрагында мототранспортта ничек итеп хәрәкәтләнергә тиеш икәннәре турында сөйләделәр.  

24 май көнне мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге уңайдан башкарма комитет карары нигезендә алкоголь эчемлекләр сатудан тыелып торырга киңәш ителә.

Әлмәт Мәшгульлек үзәге 2018 нче елның 1 нче июнендә 8 сәгать 30 минутта мәктәп балалары һәм студентлар өчен вакансияләр Ярминкәсе үткәрә.

"Әлмәт җылылык челтәре" 4 нче котельныен туктату 22 майдан  19 июннән алып 3 июльгә кадәр вакыт аралыгына күчерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International