23 май көнне «Дружба» балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә «Минем йөрәгемне сакла!». Чараның максаты - юл кагыйдәләре грамоталыгы һәм юл-транспорт вакыйгалары грамоталылыгын арттыру.
Әлмәттә юл катламын ремонтын үткәрү сәбәпле вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
26 май көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Әлмәттә өченче тематик велопарад узачак. Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен күңел ачу программасы, «Велотриал» күрсәтмә чыгышлары, беговеллар, интерактив нокталар, мастер-класслар һәм фотозоналар оештырылачак.
Иртәгә, 25 май көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Минимальная температура төнлә +10..+14º, максималь температура көндез +14..+17º.
Быел нефтьчеләр каласы чыгарылыш сыйныф укучыларын үзенчәлекле итеп котладылар. Ничек кенә ерак тоелмасын, әмма бу көн килеп тә җитте. Быел соңгы кыңгырау 951 11 нче сыйныф укучысы өчен яңгырады. Артта – балачакның һәм яшьлек елларының иң тәмле мизгелләре, ә алда – имтиханнар һәм мөстәкыйль тормыш юлы. Бәхетләре булды быелгы чыгарылышларның. Табигать иң матур көннәрен бүләк иткәндә, гөрләтеп бәйрәм иттеләр.
25 май көнне «Кванториум» территориясендә Экология көненә багышланган чара узачак.
23 май көнне башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерү буенча киңәшмә узды.
19 майдан алып 20 майга кадәр Бөгелмәдә "Дуслык" грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Бу ярышларда Азнакай, Уруссу, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй шәһәрләреннән 100дән спортчы катнашты. Әлмәтне турнирда спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче 5 егет тәкъдим итте.
Халыкара Балаларны яклау көне, балаларның җәйге ялы алдыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында (алга таба - Әлмәт территориаль бүлеге) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 28 майдан алып 11 июньгә кадәр балалар киеме, аяк киеме, уенчыклары, мәктәп формасы, балалар туклануы өчен продукциянең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук шушы категориядәге товарларга карата булган нормативлы гигиена таләпләре буенча консультацияләр бирү оештырылачак.
Балаларның юл-транспорт яралануын кисәтү буенча эшне активлаштыру максаты белән, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү айлыгы кысаларында 9нчы «Садко» гомумүстерешле балалар бакчасы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ территориаль идарәсенең кисәтү бүлеге начальнигы Л.М.Рафигуллина һәм Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮҮИДИ бүлеге инспекторы И.И. Курамшина катнашуы белән «Игътибар - балалар!» акциясендә катнашты.