ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән, бу планның 44,7 % тәшкил итә, ягъни узганелга караганда 119 %. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Өченче тапкыр шәһәркүләм ведопарад узды.Быелгы темасы үзенчәлекле иде, баш киемнәренә багышланып "Алга,түбәтәй!"дип исемләнде. Олысы-кечесе Ленин мәйданына агылды,шулай итеп катнашучылар саны меңгә тулды.

Чарага мәртәбәле кунаклар да килде. РФ Депутаты Николай Валуев һәркемгә спортны яратып яшәргә дип киңәш бирде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин исә Әлмәттә киләчәктә дә велосипед инфраструктурасын җәелдерәчәкләрен белдерде. 
- Елдан-ел велосипедны сайлаучылар күбәя. Әле моннан берничә ел элек моның кадәр халык бер мәйданга чыгачак дисәләр, ышанмас идек. Бүген инде велосипед сөючеләрне биредә күрәбез. Сәламәтлекне һәркем үзе кайгыртырга тиеш,-диде район башлыгы.
"Велобатыр", "Веломатур", "Веловау" кебек номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Үзгә баш киемнәре киючеләрне дә һәм милли костюмнардан килүчеләрне дә очратырга була иде. Велопарадны сабыйлар ачып җибәрде. Шулай ук оешмалар белән әлеге спорт чарасына чыгучылар да булды. 
Гүзәл Идрисова 70 яшендә булса да, бу җыеннан бер дә калмый икән.
- Башкалардан үрнәк алып, күтәренке кәеф белән велосипед сезонын ачып җибәрер өчен иң кулай чор һәм чара бу! Ел да катнашам. Көненә 14 чакрым ара узарга тырышам
,- диде пенсионер. Чыннан да, велосипед сезоны быел да тантаналы төстә һәм күтәренке кәефтә узды.

Эшмәкәрлек - икътисадны алга сөрүче төп көч булып тора. Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында«I Пляж»кафесында район башлыгы Айрат Хәйруллин эшмәкәрләр белән очрашты. Алар өчен зур тантаналы бәйрәм оештырылды. Айрат Хәйруллин уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


25
май, 2018 ел
җомга

17 нче апрель көнне ата-аналарны искә алу көне уңаеннан, Әлмәт халкын №5 һәм №7 нче зиратларга  ташу башкарылачак. Автобус автовокзалдан 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. 

26 май көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең яңа сезоны ачылачак. Яшел Фитнес - шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә атна саен бушлай спорт чараларын үткәрү ярдәмендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль-спорт хәрәкәте.  

Иртәгә,  26 май көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Явым-төшемсез. Минимальная температура төнлә 0..+4º,  туфракта урыны белән -1ºка кадәр кырау, максималь температура көндез +12..+15º.

Бүгенге көндә балалар поликлиникасында балалар табиб тикшерүе уза.  Врач педиатр Эльвира Магдиева,әти-әниләр белән әңгәмә уздыра, яссы табанлылыкның балалар сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйли.  Бу бик җитди сорау. Шуңа күрә дә балаларда әлеге проблеманы иртә ачыклауны күздә тотып, район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән Подоскан аппараты сатып алынды.

28 май көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Радищева урамы һәм Советская урамы киселешендәге светофор сүндерелеп торачак.  

"Кайнар линия"  28 майда 9.00 сәг.  17.00 сәг кадәр уздырылачак. Сорауларны һәм тәкъдимнәрне 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша бирергә мөмкин.

26 май көнне 15.00 сәг. шәһәр паркында  «Шәһәрнең мәдәни мохиты"  проекты старт ала. Биредә 2017 елгы нәтиҗәләр буенча иң актив катнашучыларны бүләкләү була. Биредә интерактив мәйданнар, мастер-класслар һәм сәүдә үзәкләре эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International