26 май көнне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Әлмәттә өченче тематик велопарад узачак. Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен күңел ачу программасы, «Велотриал» күрсәтмә чыгышлары, беговеллар, интерактив нокталар, мастер-класслар һәм фотозоналар оештырылачак.