2018 елның 24 сентябрендә «Татнефть» ГАҖдә Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча фәнни-мәгариф кластерының һәм Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасын үстерү турында Турин процессы кысаларында доклад әзерләү буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» компаниясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль хакимият органнары вәкилләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук Европа мәгариф фонды вәкилләре һәм Россиядә Турин процессы кураторлары катнашты. Утырышта шулай ук Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре дә катнашты.
Утырышта катнашучылар беркетмә проектын кабул иттеләр, анда Нефть-газ комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча фәнни-мәгариф кластеры кысаларында белем бирү оешмалары эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары билгеләнде.