Әлмәтлеләргә транспортта тарифлар үзгәрү турында искәртәләр

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 1 октябрьдән җәмәгать транспортында тарифларга үзгәрешләр кертелүе турында искәртә. 

Шәһәр автобусларында һәм троллейбусларында билетны салонда сатып алганда  билет бәясе 22 сумны, электрон проездной алганда  20 сум тәшкил итә. Тарифлар ТР Дәүләт комитеты карары № 704/т от 03.08.2018.

Шәһәр янында тариф 1 пасс/км 2,30 сум тәшкил итә. Нигезләмә - ТР Дәүләт комитеты карары  № 7-5/т от 03.08.2018.

Тарифларның артуы ягулыкка, электроэнергиягә, запчастьлар арту белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International