Әлмәт муниципаль районында өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданин Мәҗитова Наҗия Садри кызын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2018 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Таҗетдинова Клара Алексеевна, Әлмәт муниципаль районы Советы аппаратының җитәкчесе Әфләтунова Роза Егор кызы, Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Гиматдинова Кадрия Әслахетдин кызы, Сөләй авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Әхмәдишина Ршмилә Рим кызы  Әлмәт муниципаль районында өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданин Мәҗитова Наҗия Садри кызын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Алар аңа истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Ә гаилә ярдәмчесе Зөлфия аларны мул итеп әзерләнгән чәй табыны белән каршы алды.  

Өлкәннәрне тәрбиягә алу гаиләсе 2018 елның 30 гыйнварында булдырылган.  Тәрбиягә алган гаилә ярдәмчесе Талибуллина Зөлфия Шамил кызы – бик киң күңелле кеше, ул Наҗия Садриевнаны әнисе үз кебек яратып карый.   

Мәҗитовага  бу гаиләдә тиешле тәрбия бирелә: туклануны оештыру, гигиена процедуралары, сәламәтлек торышын үз вакытында тикшереп тору, кием-салым һәм аяк киеме әйберләрен чисталыкта тоту. Бу йортта яшәү һәм ял оештыру өчен бөтен кирәкле нәрсәләр бар.  

Талибуллина З.Ш. һәм аның гаилә әгъзасы - Фәрхетдинова З.Г. Мәҗитованы хөрмәт итәләр һәм тиешле тәрбия күрсәтәләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International