7 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Регина Сайфуллина«Geniusmind»агентлыгын төзеп, ике ай эчендә 112 мең сум акча эшләгән.
Түбән Мактамада территориясендә клапаннар җитештерү буенча заводның беренче чираты ачылды. Кореяның «Apollo» һәм Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук республика җитәкчелегенең теләктәшлеге, муниципалитет ярдәме белән әлеге уртак предприятиене оештыру эше моннан ике ел элек башлана.
26 декабрь көнне сәг. 10.00 балалар һәм яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм ятим калган балалар өчен Яңа ел кичәсе узачак.
Заманча күп функцияле үзәк барлык заманча стандартларга туры килә. Объектның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итә, ә бассейнда касә зурлыгы - 50 метр. Су чисталыгы махсус су әзерләү һәм фильтрация системасы белән тәэмин ителәчәк. Ун юллы зур касәдән тыш, балалар өчен 10 метрлы бассейн да урнаштырылган. Шулай ук «Мирас» да тренажер залы, медицина блогы һәм актив озын гомер үзәге җиһазландырылган. Спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәкле шартлар тудырылган.
21 декабрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы Үзәк Чыршыны ачу тантанасы була. Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны башкала артистлары һәм җирле коллективларның чыгышларыннан торган театраль тамаша, Кыш бабай белән очрашу, бәйрәм фейерверкы һәм күңелле дискотека көтеп кала. Мәйданчык махсус “йолдызлы күк” дигән асылмалы конструкция белән бизәлгән. Үзәктә затлы итеп киенгән Яңа ел чыршысы тора. Аның тирәли балалар өчен уен зоналары һәм таучыклар, болан йортлары урнашачак. Шулай ук биредә “яшел лабиринт”, махсус фотозоналар һәм “Минем иң яхшы һөнәрем” бәйгесенең арт-объектлары да урын ала.
“Кышкы мәдәни мохит” проекты безне нәрсә белән сөендерәчәк?Бу ялларда әлмәтлеләр ике көн рәттән бәйрәм итәчәк. 21 декабрь көнне 17.30 сәгатьтә әлмәтлеләрне шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасына чакырсалар, 22 декабрь көнне күңел ачу чаралары гадәттәгечә проектның биш мәйданчыгында узачак.
19 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча квоталарның үтәлеше һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары саны" темасына киңәшмә узды.
18 декабрь көнне Әлмәт районы полиция бълегенщ 58 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Аның сөләвенчә, ханымга 6 -10 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында билгесез кешеләр шалтыратып, компенсация түләүләре тиешлеге турында хәбәр иткән. Аларга ышанып, ханым 322 мең сум күчергән, ләкин түләүләр генә ала алмаган. Хокук хезмәткәрләре әлеге факт буенча эш кузгаткан.
Хоккей спортын популярлаштыру, Әлмәт муниципаль районы һәм республика халкын спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып 28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә “Рус классикасы” хоккей ярышлары үтәчәк.
Татнефть" ГАҖ медсанчастендә районара конференция үтте, анда гастроэнтерология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Конференция алга таба халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максаты белән оештырылды. Алып баручы ролендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече гастроэнтерологы Рафик Сайфутдинов түбәндәге мәсьәләләрне яктырттылар: клиник очраклар һәм бавырның алкогольле булмаган май авыруын диагностикасында яңалыклар, микроскопик колит һәм дифференциаль диагностика.