Бүген эшлекле дхшәмбедә 2018 ел дәвамында райондагы коммерцияле булмаган оешмаларның һәм иҗтимагый инициативаларның эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптеваның чыгышы тыңланды. Докладында ул коммерцияле булмаган оешмаларның, волонтер инициативаларның социаль мәсьәләләрне чишүдә катнаша ала торган кешеләрнең берләшүе нәтиҗәсе икәнен билгеләп узды.
Һөнәри белем бирү бүлеге 2019 ел башыннан ук түбәндәге юнәлешләр (белгечлекләр) буенча курсларга җыюны дәвам итә: смета эше, компьютер дизайны,хисапчы, 1С Предприятие, автобус йөртүче, йөк автомобильләре йөртүче, котельный операторы, нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарны тикшерү буенча оператор, скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча бораулаучы ярдәмчесе, чәчтараш, контроль-үлчәү җайланмалары һәм автоматика буенча слесарь, электр газ белән эретеп ябыштыручы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, каравылчы һ. б.
Ветераннар оешмасы эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Василий Самойлов таныштырды. ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алдагы елга бурычларны атады.
Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Регина Сәйфуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча чыгыш ясады. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Әлмәттән килгән мәктәп укучысы Регина Сәйфуллина түрәләргә социаль челтәрләрдә булу стратегиясен ничек эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәклеге турында сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы шәһәрнең төп Чыршысын ачу тантанасы узды. Тантаналы ачышта район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул әлмәтлеләргә ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Әлмәт халкын шулай ук “Татнефть” компаниясе генераль директорының урынбасары Ринат Шәфигуллин да котлап узды.
“Кышкы мәдәни мохит” проекты безне нәрсә белән сөендерәчәк?Бу ялларда әлмәтлеләр ике көн рәттән бәйрәм итәчәк. 21 декабрь көнне 17.30 сәгатьтә әлмәтлеләрне шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасына чакырсалар, 22 декабрь көнне күңел ачу чаралары гадәттәгечә проектның биш мәйданчыгында узачак.
10 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары балаларның хатларын кабул итәчәк һәм Бөек Устюг шәһәренә Кыш Бабай Почтасына җибәрәчәк. Хатлар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Грибоедов урамы, 10нчы йорт, каб. 9, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр.
21 декабрь көнне Әлмәтнең ДЮСШ клубында ике физкультура-сәламәтләндерү клублары «Импульс» «Возрождение» үзләренең туган көннәрен билгеләп уздылар.
21 декабрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы Үзәк Чыршыны ачу тантанасы була. Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны башкала артистлары һәм җирле коллективларның чыгышларыннан торган театраль тамаша, Кыш бабай белән очрашу, бәйрәм фейерверкы һәм күңелле дискотека көтеп кала. Мәйданчык махсус “йолдызлы күк” дигән асылмалы конструкция белән бизәлгән. Үзәктә затлы итеп киенгән Яңа ел чыршысы тора. Аның тирәли балалар өчен уен зоналары һәм таучыклар, болан йортлары урнашачак. Шулай ук биредә “яшел лабиринт”, махсус фотозоналар һәм “Минем иң яхшы һөнәрем” бәйгесенең арт-объектлары да урын ала.