Бүген “Нефтяник” эстрада һәм спорт йолдызлары командасы белән уйнаячак

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнвар көнне Әлмәттә “Нефтяник” һәм эстрада һәм спорт йолдызлары командасы арасында иптәшләрчә матч уза.Йолдызлар командасы өчен Марат Башаров,  Кирилл Андреев (“Иванушки” төркеме), Сергей Кристовский (“Уматурман” төркеме) Дмитрий Сычев һәм башка танылган шәхесләр уйный..

Олимпия уеннарының көмеш призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Алексей Морозов  хәбәр иткәнчә,  КХЛ  хоккее йолдызлары атналыгы кысаларында узачак иптәшләрчә матчта ул үзенең элеккеге партнерлары Данис Зарипов һәм Сергей Зиновьев белән бер өчлектә уйнаячак.

- Йолдызлар атналыгында шулай ук ветераннар матчы да була.  Мине Морозов-Зарипов-Зиновьев өчлегенең кабат бергә кушылуы шатландыра, - дип белдерде  Алексей Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International