Татарстан Республикасында бердәм пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләгәннән соң җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә.
Тантаналы чара ЗАГС идарәсендә узды. Фидакарь хезмәтләре, рухи юмартлыклары һәм үсеп килүче буынның киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән «Опека» идарәсе башлыгы Маргарита Шәмсуллина өч гаиләгә Рәхмәт хатлары тапшырды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гомумшәһәр киңәшмәсендә яңа кадрлар карары турында игълан итте: 11 июльдән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Илвир Әнәс улы Габдуллин билгеләнде.
Традиция буенча олимпиада «Татнефть» ГАҖнең «Кояшлы» балаларны савыктыру лагере базасында уза. Биредә ярышлар, мастер-класслар һәм конкурслар уздыру өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, алар балаларга теоретик белемнәрен практикада ныгытырга һәм геология өлкәсендә үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
Нефть югары мәктәбе кампусы базасында традицион нефть саммиты уза, анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Еллык саммит нефть сәнәгатен үстерү стратегиясен эшләү өчен төп мәйданчык булып тора.
10 июльдә Әлмәттә районның милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән милли сәясәтнең һәм миграция законнарының актуаль мәсьәләләренә багышланган оператив киңәшмә узды.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсия тәэминатына төрле өстәмәләр бирә. Бу түләүләр гражданнарның аерым категорияләре өчен каралган һәм яшен, яшәү урынын һәм һөнәри эшчәнлеген исәпкә алып билгеләнә.
Әлмәт районында санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәш дәвам итә. Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре Урсала микрорайонында санкцияләнмәгән чүплек тапканнар.
Бүген Зифа Балакина урамыннан ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр юлны ремонтлау турында сөйлибез. Бу зур һәм бер үк вакытта катлаулы проект: биредә юл өслеген яңартып кына калмыйлар, янәшәдәге территорияне дә комплекслы рәвештә тәртипкә китерәләр.
13 июль - Россия почтасы көне. Хәзерге Татарстан территориясендә даими почта хезмәте 1735 елда барлыкка килә. почта хезмәткәрләре хезмәтнең үсеш тарихына ретроспектив караш ташлыйлар һәм аның 290 ел эчендә ничек үзгәрүен чагыштыралар.