РТС микрорайонында яңа заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Дуслык урамындагы 4 нче йорт ишегалдында заманча һәм куркынычсыз уен зонасы барлыкка килде, ул балалы гаиләләр өчен яраткан урынга әверелде.

Мәйданчык төрле яшьтәге балалар өчен куркынычсыз резина өслек, кече архитектура формалары һәм уен элементлары белән җиһазландырылган.

Проектны гамәлгә ашыру «Татнефть» ГАҖнең 5 миллион сум күләмендә гранты ярдәмендә мөмкин булды.

- Мәйданчык иркен килеп чыкты, сабыйларга да, яшүсмерләргә дә уйнарга урыннар бар. Ә резин өслек-ул аерым плюс: ата — аналарга балалар өчен тынычрак, - ди Дуслык урамындагы 6 нчы йортта яшәүче хатын.

Мәйданчыкның үзеннән тыш, территорияне дә төзекләндерделәр: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «безнең ишегалды» республика программасы кысаларында җәяүлеләр өчен яңа юллар салынды. Хәзер ишегалды тагын да уңайлырак,җайлырак!

Бәяне үзегез бәяләргә килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International