Россиянең иң экологик стадионы хәзер Әлмәттә!

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Татнефть» компаниясе ярдәмендә «Алнас» стадионы масштаблы модернизация узды һәм илдә иң экологик статуска ия булды.

Аренаның төп яңалыгы - инновацион композит материаллар куллану. Хәзер стадионда җитен он кушып эшләнгән 5000 урындык урнаштырылган.

Моннан тыш, территориядә супер нык композитлардан эшләнгән киртәләр, түшәмәләр һәм урналар барлыкка килде. Бу материаллар тышкы тәэсирләргә ныклыгы белән аерылып тора: алар дымнан, урафиолеттан һәм хәтта актив җанатарлардан да курыкмыйлар.

Стадионның барлык яңа элементлары югары ныклыкка һәм вандалларга чыдамлыкка ия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International