ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2024 ел
сишәмбе

23 августта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашында Казан дәүләт аграр университетының «Агробиотехнопарк» ҖЧҖен ачу тантанасы һәм «Агро-НТРИ-2024» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Түбән Мактама районында, Вахитов ур., 6 йортта магистраль суүткәргеч авария булу сәбәпле 27.08.24 г. 09:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак

30 август Татарстанда Россия Почтасының барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак, ә 29 августта почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

8 сентябрьдә республикабызда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

2024 елның 1 сентябрендә «Атларда көрәш» милли ат спорты төре буенча «Татнефть» ГАҖ Кубогы ярышлары узачак!

Бүген, 26 августта, гомумшәһәр планеркасы туган көн бәйрәмен котлаудан башланды. Туган көнен «ӘМР финанс ресурслары фонды» коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Марина Свинцова, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсенең 7 нче бүлеге башлыгы Любовь Ильина, Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов һәм ӘМРның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Флорис Гарипов билгеләп үтәләр.

Яшь блогерларның «Мәгънәле» республика форумына гариза бирү кампаниясе дәвам итә.

«Новь» социомәдәни проектлаштыру бюросы «Татнефть» ГАҖ белән берлектә рәссамнар өчен «Ачык остаханәләр» нең Әлмәттәге беренче Арт-резиденциясендә катнашу өчен опен-колл игълан итте. Гаризаны Россиядә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар бирә ала.

Әлмәттә 2024 елның 24 августыннан 2 сентябренә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак, аның максаты-юл-транспорт һәлакәтләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү.


23
август, 2024 ел
җомга

Бүген шәһәр паркында истәлекле датага – «Хезмәт Байрагы» шәһәр һәм район газетасының 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу редакция тарихында этап кына түгел, ә безнең район һәм шәһәр тормышы турындагы вакыйгалар, яңалыклар һәм тарихлар белән тулы чын чор.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International