Татарстанда беренче тапкыр яшь блогерлар форумы узачак

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Яшь блогерларның «Мәгънәле» республика форумына гариза бирү кампаниясе дәвам итә.

Форумга Татарстанда яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге блогерлар чакырыла. Проект эш башлаучы блогерларга да, булганнарга да кызыклы булачак-программада төрле дәрәҗәдәге белем бирү өлеше каралган. Катнашуга гаризалар 28 августка кадәр кабул ителә. Сылтама буенча теркәлү.

Урын һәм даталар: 3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр Лаеш районындагы «Идел» яшьләр үзәгендә.

«Яшьләр булган җирдә булу мөһим. Күп мәгълүматны без бүген социаль челтәрләр аша алабыз. Шул исәптән яшьләр блогерлар битләрен актив күзәтә. Һәркемгә файдалы мәгълүмат җиткерү өчен без шушы мәйданчыкларда булырга тиеш. Төрле яшьләргә барып җитү өчен, безнең өчен блогерлык җәмәгатьчелеге белән аралашуда булу мөһим. Узган елдан башлап без алар белән актив хезмәттәшлек итә башладык. Форумның исеменнән аңлашыла ки, бу эшкә без зур мәгънә һәм эчтәлек салабыз», – дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Аның сүзләренчә, форум тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар өчен белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар оештырылачак. Спикерлар булып топ республика һәм федераль блогерлар чыгыш ясаячак.

«Яшьләр арасында блогсфера зур роль уйный, чөнки яшьләр яңа коммуникация чараларын һәм социаль челтәрләрне актив үзләштерә. Блоглар яшьләргә үз-үзләрен белдерү һәм файдалы белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бирә. Без яшь блогерлар бергәлеген берләштерү өчен Яшьләр министрлыгы инициативасына зур кызыксыну белән җавап бирдек», – дип билгеләп үтте Казан шәһәренең «Инсайт кешеләр» продюсерлык үзәге төбәк җитәкчесе Регина Хөсәенова.

Форумны «Инсайт кешеләр»продюсерлык үзәге белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International