Әлмәттә 2024 елның 24 августыннан 2 сентябренә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак, аның максаты-юл-транспорт һәлакәтләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшергәнчә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу шәһәр яны автоюлларында фаҗигале нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш сәбәбе булып тора. Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу тизлек режимы югарырак булган һәм автомобильләр бәрелешү нәтиҗәләре авыррак булган торак пунктлардан читтә аеруча куркыныч тудыра. Мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә, кагыйдә буларак, хокук бозучылар гына түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары да зыян күрә.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу 5000 сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан ярты елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Әлеге хокук бозуны кабат кылу идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итүгә китерә.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Исегездә тотыгыз, юлда иминлегегезнең нигезе-юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү! Каршы як полосага чыкканчы, моның ничек тәмамлануы турында уйлагыз!