Төшерү процессы 25 августта башланды һәм ике көн дәвам итте. Җәй булуга карамастан, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә урнашкан төшерү мәйданчыгында яңа ел антуражы - ясалма кар, чыршылар, Яңа ел программасы һәм бәйрәм костюмнары булдырылды.
28 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә бушлай җибәрелә ала.
Бүген тыл хезмәтчәне Вера Павловна Подолян үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән шәхсән котлады.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен әзерләү һәм бәйрәм итү сәбәпле, Әлмәттә 2024 елның 30 августыннан 2 сентябренә кадәр шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте өлешчә ябылачак
2024 елның 1 сентябрендә "Нефтьче көне" чарасын уздыруга бәйле рәвештә һәм 2024 елның 2 сентябрендә "Белем көне" чарасын уздыруга бәйле рәвештә төрле милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителә.
1 сентябрьдән мәктәпләрдә ике мәҗбүри фән - «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» кертелә. Алар технология һәм ОБЖның гадәти дәресләрен алыштырачак.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының зур залында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Анда Әлмәт шәһәре прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары - полиция подполковнигы Ленар Рәхмәтуллин, террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, уку йортлары, шәһәр хезмәтләре һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча түләүсез хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар. Сайлап алу өчен Россиянең иң эре биш мәйданчыгы тәкъдим ителгән.
Татарстан буенча РСФ бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан – туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак. Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.