ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау бик тиздән - 8 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү 7:00 дән 20:00 гә кадәр барачак.

4 һәм 5 сентябрьдә Әлмәттә ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булган төзекләндерелгән ишегалларын ачу тантанасы булачак.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне үзенең масштабы, тамашасы һәм эчтәлеге белән сокландырган кичке тамаша белән тәмамланды. Театральләштерелгән парад үзенең иҗади хезмәте һәм энергиясе белән компаниянең, республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуына өлеш кертүче нефтьчеләргә багышланган иде.

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде.

Бүген парта артына 29 меңнән артык укучы утырды, шуларның 2800е – беренче сыйныф укучылары.

Район башлыгы Тимур Ногманов Яңа Кәшер мәктәбендә укучыларны һәм педагогларны Белем көне белән котлап, укуларында уңышлар теләде. Ул шулай ук капиталь ремонттан соң мәктәпне үзгәртеп коруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Волонтерлар - TIMERMAN чараларының аерылгысыз өлеше. Нәкъ менә волонтерлар старт пакетларын бирәләр, финишта бүләклиләр, йөгерү трассасы буенча туклануда ярдәм итәләр.

1 сентябрь көнне Әлмәттә Бигаш һәм Зарипов проспекты киселешендә «Спутник Махмай» кинология комплексы ачылды.

2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).


1
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әлмәттә. Визит кысаларында ул төзелеш эшләре тәмамланып килә торган социаль объектларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә булды. Зур сусаклагычларның берсе-Әлмәт сусаклагычы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International