Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүләрне арттырдылар

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде.

2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы МХО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.

«Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм илебезнең тыныч киләчәген саклыйсыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов МХО хәрбиләре белән очрашуда.

Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрдән тора:

- Татарстаннан - 1,3 млн.,

- РФ Оборона министрлыгы - 400 мең сум,

- ТР муниципалитетларыннан - 300 меңгә кадәр.

МХО зонасында сугышчылар акчалата түләү ала - аена 210 мең сумнан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International