14 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2024 елның 11 сентябрендә Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе базасында студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия – 2024» республика машина йөртү осталыгы конкурсының шәһәр этабы узды.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эшен хуплау һәм потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 2024 елның 22 июленнән 20 августына кадәр «Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районындагы бүлегенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсы үткәрелде.
2024 ел башыннан республикада яшәүче 7 331 кеше Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юллама алды.
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Әлмәт районында юлларны һәм күпер корылмаларын ремонтлау актив алып барыла. Төзелеп беткән объектларның берсе «Рус Акташы - Азнакай» автоюлындагы күперне капиталь ремонтлау булды.
2024 елның 19-22 сентябрендә Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае келәмнәрендә РСФСРның Атказанган тренеры Сәхабетдинов Мәгас Мөбарәкшин улы истәлегенә багышланган 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ХІ бөтенроссия ярышы узачак.
Халык ешрак чисталык кагыйдәләрен боза һәм чүпне контейнерлар яныннан ташлый башлады. Бункер мәйданчыклары янындагы чүплек корткычларны җәлеп итә һәм махсуслаштырылган техника керүен кыенлаштыра.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында «21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ белән берлектә экологик квест оештырдылар. 6,7, 9 сыйныф укучылары шәһәр мәйданында чүп-чар җыйдылар.
Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән спорт мәйданчыкларын ремонтлауга акча бүлеп бирелде.
Иртәгә, 13 сентябрьдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.