«Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районындагы бүлегенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эшен хуплау һәм потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 2024 елның 22 июленнән 20 августына кадәр «Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районындагы бүлегенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсы үткәрелде.

Конкурс шәхси составны хезмәт бурычларын сыйфатлы хәл итү, тәрбия процессларының нәтиҗәлелеге, әхлакый-эстетик тәрбия, әхлакый-психологик климатны һәм дисциплинаны ныгыту, яшь хезмәткәрләрне рухи-әхлакый һәм героик-патриотик тәрбияләү, хезмәт дисциплинасын, законлылыкны ныгыту, оператив-хезмәт эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләләрендә ярышучанлыкка туплау максатларында уздырылды.

Конкурс комиссиясе утырышында конкурска йомгак ясалды. Җиде җиңүче билгеләнде һәм алар тантаналы шартларда бүләкләнәчәк. Хокук тәртибен саклаучыларның хезмәте Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләү белән билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International