РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Әлмәт районында юлларны һәм күпер корылмаларын ремонтлау актив алып барыла. Төзелеп беткән объектларның берсе «Рус Акташы - Азнакай» автоюлындагы күперне капиталь ремонтлау булды.
Федераль һәм республика бюджетлары ярдәме белән корылмага масштаблы реконструкция ясалды. Проектның гомуми бәясе 382 млн сум тәшкил иткән. Эшләр күпернең машина йөрү өлеше конструкцияләрен, пролетларын һәм терәкләрен тулысынча алыштыруны үз эченә алган, бу аның техник торышын шактый яхшыртырга һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
Күперне төзекләндерү вакытында төгәлләнде һәм инде файдалануга тапшырылды.