Әлмәттә «Бу җир — синеке һәм минеке!» дигән экологик ишегалды бәйрәме узачак

2025 елның 22 июле, сишәмбе

«Минем эко-җәй 2025» Республика экологик марафоны һәм «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Әлмәттә «Бу җир — синеке һәм минеке!» дигән ишегалды бәйрәме узачак.

Программада-мастер-класслар, интерактивлар, концерт һәм уен программасы.

24 июльдә Ленин урамы, 111 адресы буенча очрашабыз. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.

Бөтен гаиләгез белән килегез - кызык булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International