Әлмәтле «Мин-профессионал» Бөтенроссия олимпиадасында алтын медаль яулады

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

«Россия» милли үзәгендә  «Мин-профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының VIII сезонында алтын медаль яулаганнарны бүләкләү тантанасы булды.

Илебезнең иң яхшы 157 студенты арасында Әлмәт шәһәренең 10 нчы лицеен 2021 елда физика-математика профиле тәмамлаган, Казан федераль университетының хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты студенты Ринас Шәрифуллин да бар.

Ринас «Программная инженерия» юнәлешендә алтын медаль яулады. Мәктәптә ул физика һәм математика белән мавыккан, ә студент булгач, югары нәтиҗәләр күрсәтүен дәвам иткән. Университетны тәмамлагач, Ринас магистратурада укуын дәвам итәргә планлаштыра.

Ринасны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа куелган максатларга ирешүдә яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International