ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елда республиканың аграр секторы үсешенең алдынгы алымы булып  шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү тора. Агросәнәгать комплексы кысаларында товар токымлы эре мөгезле терлекләрне һәм мини-фермалар төзелешен субсидияләү кебек мөһим сораулар бүгенге киңәшмәдә  каралды. Очрашуны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.

 

Сыйфат сәламәтлек саклау тармагының аерылгысыз тасвирламасы булып тора, нәкъ шуңа күрә һөнәри карашны даими камилләштерү, алдынгы медицина тәҗрибәсен өйрәнү һәм көндәлек гамәлгә нәтиҗәле методикаларны кертү бик мөһим.

Иртәгә, 22 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Җил  4-9 м/с. Минималь температура төнлә -14..-17º, максималь көндез -8..-12º. Юлларда бозлавык.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Багаутдинов урамындагы 2а номерлы йорт һәм Төзүчеләр проспектындагы 34 номерлы  торак йортлар арасында урнашкан дворга керү урынында хокуксыз рәвештә шлагбаум урнаштырылганы ачыкланды.

Җыелышта  2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар куелды. Очрашуда район башлыгы  Айрат Хәйруллин, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Ильдар Мингалеев, "Алнас"ның  башкарма директоры Сергей Шунин катнаштылар.

Яшел Фитнес Ватанны саклаучылар көнен үзенчәлекле тренировка белән билгеләп уза. Катнашучыларны  теннис тубын ату буенча  11 норматив көтә. Әлеге спорт төре хәрәкәт осталыгын арттыра.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. “Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

Узган елда Әлмәт шәһәрендәге Россия Пенсия фонды идарәсе ана капиталына 1224 дәүләт сертификаты тапшырды. Гомумән программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталын алуга гаризалар саны 14 меңнән артты. Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше итеп торак шартларын яхшырту кала - гаризаны тапшырганнарның 73, 66%ы. 

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International