2017 елда Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе ана капиталына 1224 сертификат тапшырды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Узган елда Әлмәт шәһәрендәге Россия Пенсия фонды идарәсе ана капиталына 1224 дәүләт сертификаты тапшырды. Гомумән программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталын алуга гаризалар саны 14 меңнән артты.

Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше итеп торак шартларын яхшырту кала - гаризаны тапшырганнарның 73, 66%ы. 

2018 елда ана капиталы күләме 453026 сум тәшкил итә. 

Электрон рәвештә дәүләт һәм РПФ хезмәтләре белән https://es.pfrf.ru сайтында гражданинның шәхси кабинетында кулланып була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International