2018 елда республиканың аграр секторы үсешенең алдынгы алымы булып шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү тора. Агросәнәгать комплексы кысаларында товар токымлы эре мөгезле терлекләрне һәм мини-фермалар төзелешен субсидияләү кебек мөһим сораулар бүгенге киңәшмәдә каралды. Очрашуны район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.