Март аенда әлмәтлеләрне дәвамлы яллар көтә

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март көннәре ял көннәре санала.

7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Республика халкын тагын өч ял көне атна ахырында көтә. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2018 елның 23, 24 һәм 25 февраль көннәре ял көннәре санала. 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International