ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кичтән, 14 ноябрь көнне, төнлә һәм иртән 15 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан кинәт исә торган көчле җил көтелә. Болытлы һава торышы, көндез аязучан. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр мөмкин, урыны белән томан. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез +1..+5º тәшкил итә.

2нче шәһәр китапханәсе-филиалында драма театры артисткасы Розалия Солтанованың юбилеена багышланган очрашу үтте. Тамашачылар аның сәнгате белән формаль булмаган рәвештә таныша алды. 

Әлмәт музыка көллияте шәһәр халкын һәм кунакларын яңа концертлар белән шатландыруын дәвам итә. Көллият укытучылары һәм студентлары "Абонемент концертлары" проекты кысаларында программаны тәкъдим итә һәм сәнгатьләре белән уртаклашырга әзер. Бу музыка-мәгърифәтчелек проекты балаларның, яшьләрнең һәм олы кешеләрнең мәдәни дәрәҗәсен күтәрү һәм сәнгать күремен баету максаты белән тыңлаучыларның киң даирәсе өчен оештырылган. 

14 ноябрь – Бөтендөнья диабет белән көрәш көне. Планетада бүген 230 миллионнан артык кеше шикәр диабеты белән авырый. Бу – Җир шарындагы халыкның 6 проценты.Ләкин, тикшеренүләр күрсә­түен­чә, рәсми теркәлмәгән авырулар саны күпкә артык. Русиядә авырулар – якынча 9 миллион. Фаразлар буенча, 2025 елга авыручылар ике тапкыр артачак һәм, Халыкара диабет федерациясе исәпләүләренчә, 2030 елга бу диагноз 500 миллион кешедә булачак. Дәваланмаган диабет бөтен мөһим органнарның зарарлануына һәм үлемгә китерергә мөмкин.

"Ижсталь"командасын җиңү җиңел бирелмәде. Уен бик кызыклы булды. Шулай да ул  нәтиҗәдә "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.

Референдумнарда 25657 сайлаучы катнашачак. 50 проценттан артык  тавыш җыелса, карар кабул ителгән,  дип саналачак.

Тольятти шәһәрендә "Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Р.Хафизов истәлегенә" спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Екатеринбург, Киров, Томск, Березовский, Октябрьский, Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 286 спортчы катнашты. 

Бөек Ватан сугышында катнашучы, медицина хезмәте ветераны, ССРБ сәламәтлек саклау отличнигы Габдулбари Габдрахимов 93-нче туган көнен билгеләп үтте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International