ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

"Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мәгариф өлкәсе белгечләрен котларга һәм иң яхшыларга бүләкләр тапшырырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар килде.

Бүген Әлмәтнең шәһәр стадионы манежында “Яшь ГТОчылар”  фестивале   ачылды. Әлмәт муниципаль районының  33 мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән килгән 264 спортчы – 132 кыз  һәм 132 малай   ГТО нормалары тапшырачак.  Фестиваль өч көн дәвам итә. 

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 октябрьдә, явымсыз болытлы һава көтелә. Минималь температура төнлә  0..+3º,максималь температура көндез +10..+14º.

 

Бүген Әлмәтнең табигать сакчылары чираттагы файдалы акция оештырдылар. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, «Экосервис» ААҖ белән берлектә «Агачны бергәләп коткарыйк!»  дигән акцияне башлап  ќибәрде.  Акция 10 октябрьдән 13е  нә кадәр дәвам итәчәк.  Дүрт көн дәвамында теләге булган һәр кеше макулатураны ак чыршы, карагач, эрбет, имән, өрәңге, үсентеләренә алмаштыра ала.

2 октябрьдән алып 6 сына кадәр Әлмәтнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре  Татарстан делегациясе составында «Эко – Школа/Зеленый флаг» программасы кысаларында төбәкара конференциядә катнаштылар.

11 октябрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу шәһәрнең үзәгенә, 1нче микрорайонга, 1 поселокка, РТС, ДОСААФ, ДСРКга кагылачак.

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

2017 елның 13 октябрендә Әлмәт муниципаль районында яшәүче гражданнарны ТР юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы тарафыннан кабул итү уздырылачак.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

10 октябрь Бөтендөнья психик сәламәтлек көне буларак билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Психик авырулар арасында киң таралганы - депрессия.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International