ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.

Әлмәт мәгариф хезмәткәрләре алтынчы гомумикоманда урынын яуладылар, җиңел эстафетада беренче урынны, йөзүдә - беренче урынны һәм гер күтәрүдә шулай ук беренчелекне яулый алдылар.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Әлмәт районында Халыкара өлкәннәр көнен әзерләү һәм үткәрү буенча мәгълүмат белән  социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова таныштырды. 

Әлмәт мөхтәсибәте "Күңел синең белән, минем мәчет!" дигән шигъри конкурс игълан итә. Иҗади ярышта яшенә карамастан, теләге булган һәркем  катнаша ала. 

Киңәшмә яңа кадрлар билгеләнү турында игълан итүдән башланды. 2017 елның 20 нче сентябереннән төзелеш, элемтә,транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп Зарубин Андрей Юрьевич билгеләнде. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры вазыйфаларын 2017 елның 11 нче сентябереннән  Фефелова Валентина Николаевна башкара. 

2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә, бакчачылык һәм дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир участокларыннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кадастр бәяләү оештырылачак.

ТР  Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 26сы көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Минимальная температура төнлә  +1..+6˚; урыны белән туфракта -3˚. Максимальная температура көндез  +7..+12˚.

Вакытлыча 23 нче сентябрь көнне 06.00 сәгатьтән 25нче сентябрь көне 22.00 сәгатькә кадәр Базовая урамында яңгыр коллекторын төзү сәбәпле, Базовая урамы белән кисешү урынында (Заслонова урамыннан алып Җәлил урамына кадәр участокта) Шевченко урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International