2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә, бакчачылык һәм дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир участокларыннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кадастр бәяләү оештырылачак.
Дәүләт кадастр бәяләүне оештыруга әзерлек 2018 елның 1 гыйнварына кадәр барачак. Кадастр бәяләрне билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан "Дәүләт кадастр бәяләү үзәге" күчемсез милек объектлары хуҗаларыннан шул объектларның характеристикалары турында декларацияләрне кабул итәчәк.
Түбәндәге адреслар буенча декларацияләр кабул ителәчәк:
1) Герцен урамы, 86 адресы буенча урнашкан "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү күп функцияле үзәге" филиалында;
2) Советская, 153 урамы буенча урнашкан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы "Техник инвентаризация бюросы" филиалында.