ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районыбыз башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветераннары Егор Михайлович Мавринда һәм Фәтхелислам Фәхрислам улы Фәхретдиновта кунакта булып, аларны туган көннәре белән тәбрикләп, ТР президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Әлмәт муниципаль районының котлау хатларын, чәчәкләр, азык-төлек җыелмасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлмәт муниципаль районында чәчү эшләре гөрләп тора. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин, Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Наил Усманов, башлык киңәшчесе Фәрит Миңлебаев белән берлектә Әлмәт районы басу-кырларына чыкты. Алар Токарликов исемендәге, “Чишмә” ,«Сосновка», КФК Загидуллин, “Зәй”, «Чагылтау»,«Чулпан», «Ярыш» хуҗалыкларында булып язгы чәчү эшләре барышын карады. Эшләрнең графиктан калышмавын, нәтиҗәле башкарылуын билгеләде, механизаторлар белән аралашты. Бүгенгә районыбызның 13,3 мең гектар җиренә 31% язгы орлык чәчелгән.

Әлмәтнең 8 нче санлы төзәтү колониясендә Бөек Ватан сугышында Ватаныбызны яклаган сугышчылар хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең авыл хуҗалыклары белән эш буенча урынбасары Алексей Грушин, колониянең башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ринат Исләмов, учреждение хезмәткәрләре һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты.

Бөек ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итүгә санаулы көннәр калып бара, шуңа да игътибар үзәгендә ветераннарыбыз. Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ветеран Гайнеев Хәйрҗан Гали улын һәм тыл хезмәтчәне Йосыпова Шәмсенур Зәйдулла кызын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады

Әлмәт муниципаль районында 2016 елда Җиңү Көнен бәйрәм итүгә әзерлек буенча “Кайнар элемтә” телефоннары эшли башлады.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 19 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга Шевченко урамында урнашкан 1җир участогы чыгарыла.

206 елның 15 маенда Казан шәһәрендә “Казан Марафоны – 2016. Үз-үзеңне тикшереп кара” узачак. Марафонда үз көчләрен сынарга дөньяның 30 иленнән 7500дән артык катнашучы теркәлгән. Быел ул ВИЧ/СПИД авыруларын буолырмауга багышлана. 42,2 км марафон дистанциясеннән тыш, ярыммарафон (21,1 км) дистанциясен һәм 10 км, 3км аралыгына йөгерү ярышлары булачак.

Язгы көннәр җитүгә республикабызда бакчаларда һәм йорт тирәсендәге участокларда янгын чыгу очраклары ешая. Нгын чыгуның сәбәбе булып күп очракта уттан саксыз куллану тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International