Әлмәтнең 8 нче санлы төзәтү колониясендә Бөек Ватан сугышында Ватаныбызны яклаган сугышчылар хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең авыл хуҗалыклары белән эш буенча урынбасары Алексей Грушин, колониянең башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ринат Исләмов, учреждение хезмәткәрләре һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты.
Истәлек тактасы ачылуны 3катлы залп белән каршыладылар. Соңыннан такта янына чәчәкләр салдылар.