Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урыннарында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатларында 18нче апрельдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Хезмәт урыннарында имгәнүләрне киметү факторы буларак хезмәтне саклау белән идарә итү системасын үстерү стратегиясе» темасына семинар үткәрде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Валиуллов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш бүлеге башлыгы Андрей Зарубин, Татарстан Республикасы буенча Социаль иминият фондының 10 нчы номерлы Әлмәт филиалының һөнәри куркынычларны иминиятләштерү бүлеге башлыгы Ирина Гатина, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов, Квалификацияләрне үстерү региональ агентлыгы директоры Вячеслав Скворцов, шулай ук Әлмәт муниципаль районы оешмаларының хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Әлмәт шәһәре оешмаларында производство травматизмы торышы турында мәгълүмат белән Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Андрей Зарубин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов семинарда Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы буенча Социаль иминият фондының 10 нчы номерлы Әлмәт филиалының һөнәри куркынычларны иминиятләштерү бүлеге башлыгы Ирина Гатина эш урыннарында имгәнүләрне киметү буенча кисәтү чараларын финанслау турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында «Хезмәтне саклау буенча белгечләрнең квалификациясенә яңа таләпләр» темасына квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы директоры Вячеслав Скворцов чыгыш ясады.
Семинарда шулай ук, оешмада хезмәтне саклау белән идарә итү системасының төп элементлары, шулай ук хезмәт шартларына махсус бәяләү үткәрү һәм аның нәтиҗәләрен куллану тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.