Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга ел саен акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.
13-19 май көннәрендә Әлмәт муниципаль районында Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне уңаеннан алтынчы тапкыр «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе узачак.
Чәчү «Чагылтау», «Березовка» , КФХ «Рафиков Н.Ш.», КФХ «Сафиуллин», КФХ « Адимухаметов З.А.» хуҗалыкларында тәмамлануга таба бара.
Язылу кампаниясе барышы районара почта бүлеге җитәкчесе Ирина Белоногова җиткерде. Ул агымдагы елның 1 апреленнән язылырга мөмкинлеген әйтте.
Чара 4 нче мәктәптә узды. Анда 25 бала катнашты.
Дүшәмбе киңәшмәсе район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды. Төп тема буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады.
Бүген «Нефтьче» мәдәният сараенда халыкара һәм бөтенрәсәй бәйгеләре лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Алиса Мамина һәм "Варвара" ансамбленед бәйрәм концерты узды.
Бүген Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уеннары узды. Ярышлар халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.
Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га чәчелгән, ягъни фаразның 72%ы. Чәчү эшләре актив стадиядә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.