Электр тапшыру линиясе баганаларын демонтажлау эшләре башкарылу сәбәпле 19 июльдән Тельман урамының Фәхретдин урамыннан алып балалар поликлиникасына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнә.
Әлмәтлеләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүдә катнашырга чакыралар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Әлмәтнең Бөек Ватан сугышында катнашучыларының мемориаль комплексы төзекләндереләчәк.
20 – 21 июль көннәрендә «Юбилейный» спорт сарае артында урнашкан шәһәрнең үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгында конкур һәм выездка буенча «Татнефть» ГАҖнең Җәйге Кубогына ат спорты ярышлары үтәчәк.
30 -31 август көннәреңдә Әлмәтнең «Кванториум» балалар технопаркы базасында АгроНТИ Бөтенроссия конкурсы узачак.
12 июль көнне Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «эшлекле иртәнге аш» форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.
Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.
Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
Колшәрип-Әлмәт станцияләре арасында 74 нче чакрымдагы тимер юлны аркылы чыгу урынында авария-торгызу эшләре башкарылу сәбәпле, 17 июльдән 25енә кадәр 20.00 - 6.00 сәгать аралыгында автотранспорт хәрәкәте өчен юлның яртысы ябылып торачак.