Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
17 июль көнне планлы рәвештә 8.00 дән 17.00 гә чаклы Объездная урамында ("Алнас" заводы борылышында) һәм шул ук көнне 9.00 дән 17.00 гә чаклы Түбән Мактама бистәсендә (кирпеч заводы янында) светофор сүндерелә.
18 июль көнне 8.00 дән 17.00 гә чаклы Шевченко урамында 25нче мәктәп каршында светофор сүндерелә.