Әлмәтлеләрне игелекле эштә катнашырга чакыралар

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Әлмәтлеләрне Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүдә катнашырга чакыралар.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Әлмәтнең Бөек Ватан сугышында катнашучыларының мемориаль комплексы төзекләндереләчәк.

Мемориал 1975 елда Җиңүнең 30 еллыгына төзелә һәм хәзер ул  яңартуны таләп итә. Реставрацияләү барышында гранит плитәләргә Әлмәт муниципаль районының барлык сугыш ветераннарының исемнәре һәм фамилияләре урнаштырылачак.

Әлмәтлеләрне якыннарының һәм туганнарының батырлыгын мәңгеләштерү өчен  Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеген төзүдә катнашырга чакыралар.

Әлеге игелекле эштә катнашырга теләүчеләр 31-87-91 телефоны буенча («Ровесник» яшүсмерләр клубы) мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International