Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
25 июльдән алып 26 июльгә кадәр «Колшәрип» һәм «Әлмәт» тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында транспорт хәрәкәте чикләнә.
20 июль көнне Казанда «Казань Арена» стадионында масштаблары һәм тематик колачы буенча уникаль «ARENALAND» фестивале үтте, аның кысаларында түбәндәге спорт ярышлары узды: Arena Man/ Arena Bella, «Төнге Казан» узышы, Казан велофесты, ачык суда йөзү ярышы, геройлар аренасы, кроссфит, падлбордларда йөзү.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Капиталь ремонт буенча эшләр башкарылу сәбәпле 25 июльдән эшләр төгәлләнгәнчегә кадәр Казан-Оренбург-Бута-Аппак юлында транспорт хәрәкәте чикләнә.
Бүген Әлмәтле Дарья Васильевна Миронова 100-еллык юбилеен билгеләп үтә. Аны туган көне белән котлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, районның Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе начальнигы Кәдрия Гыймәтдинова, депутатлар, «Альметьевнефть» НГДУ, идарә компаниясе вәкилләре килделәр. Алар Дарья Васильевнага истәлекле бүләкләр һәм чәчәчәкләр бүләк иттеләр.
27 июльдән алып 4 августка кадәр әлмәтлеләрне «Җиләк-җимешләр» арт-крмандасының «Шәһәрнең орнаментлары» урам сәнгате лабораториясендә катнашырга чакыралар.
31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
23 июль көнне планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы – Гафиатуллина урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.
8 июль көнне кунакчыл Абхазиянең Сухум шәһәре «Талантлар планетасы» проекты кысаларында «Без бергә булган чакта» Халыкара бәйге-фестивале катнашучыларын кабул итте. Бәйгедә Новоуральск, Кемерово, Красноярск, Уфа, Самара, Сызрань һәм Рязань шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты.