20 июль көнне Казанда «Казань Арена» стадионында масштаблары һәм тематик колачы буенча уникаль «ARENALAND» фестивале үтте, аның кысаларында түбәндәге спорт ярышлары узды: Arena Man/ Arena Bella, «Төнге Казан» узышы, Казан велофесты, ачык суда йөзү ярышы, геройлар аренасы, кроссфит, падлбордларда йөзү.
Нәтиҗәдә әлмәтлеләр Ильин Александр Михайлович «Arena Man», ә Первушина Наталья Владимировна «Arena Bella» исемнәренә лаеклы булдылар.