ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

«Озын гомерлелек» республика проекты кысаларында 2019 елның 23 октябрендә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия яшендәге гражданнар белән очрашу булды.
 

21нче октябрьдән 25нче октябрьгә кадәр В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә сәламәтлек саклау белгечләренең квалификациясен күтәрү курсы узды.
 

Талантлы яшь авторларны ачыклау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, 30 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Үзәк китапханәдә  «Яшь талантлар» шигырь конкурсы үткәрелә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды.

Әлмәт һәм Казахстан командаларының көрәше бүген «Нефтяник» һәм усть-каменогорскиның «Торпедо» командалары матчы белән тәмамланды.

Әлмәтнең Җиңү волонтерлары Юлия Сергеева һәм Виктор Воропаев «Ел лидеры-2019» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларының һәм җитәкчеләренең XVII республика конкурсында җиңүчеләр булдылар.⠀

21-22 октябрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты инициативасы белән «Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы экспертлары студентларга үзмәшгульлекнең нәрсә икәнлеге һәм «Минем салым» кушымтасында ничек теркәлергә һәм моның ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр.

Казанда "Минем бизнес" форумы үз мәйданында 9 меңгә якын катнашучыны җыйды.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Тере сүз» шәһәр һәм район шигырь укучылар конкурсы һәм бер үк вакытта "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы узды.

Бүген Әлмәт муниципаль районының юл хуҗалыгы һәм автотранспорт комплексы вәкилләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International