Әлмәттә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм Автомобильчеләр көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районының юл хуҗалыгы һәм автотранспорт комплексы вәкилләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Тантаналы чара "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Бәйрәм башланыр алдыннан мөхтәрәм кунаклар юл-ремонт техникасы, уку-укыту һәм җәмәгать транспорты, ретро автомобильләр күргәзмәсендә булдылар.  
Юл тармагы белгечләрен - машина йөртүчеләрне, эшчеләр, инженер-техник персоналны, автотранспорт һәм пассажир предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм вәкилләрен, шулай ук шәһәр электр транспорты вәкилләрен, профильле уку йортлары мөгаллимнәрен һәм студентларын район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.  Ул билгеләп үткәнчә, юллар - район тормышының тотрыклы эшләвен тәэмин итә торган бәйләүче җеп, икътисад үсеше аларның торышына бәйле. Юлларның сыйфаты - халыкның тормыш сыйфаты күрсәткече, дип билгеләп үтте район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International