Бүген балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Тере сүз» шәһәр һәм район шигырь укучылар конкурсы һәм бер үк вакытта "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы узды.
«Тере сүз» конкурсында 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге башкаручылар, ә «Җәлил укулары» - 4 яшьтән 25 яшькә кадәрге башкаручылар катнашты.
Быел төп сәхнә 200 дән артык талантлы катнашучыны, районның белем бирү учреждениеләреннән килгән балаларны берләштерде.